Яр Чаллы педагогика көллиятендә 24 апрельдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионаты узды.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән «Бисер үрү» компетенциясендә ике кеше катнашты. Алар «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы сертификатлары белән бүләкләнделәр.