Пенсия яшендәге кешеләргә карата кылынган җинаятьләрне кисәтү максатыннан, Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Кирилл Мәрданов Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен әңгәмә-лекция үткәрде.
Социаль хезмәтләр алучыларга мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен нәрсә белергә кирәклеге, ни өчен өлкән яшьтәге кешеләрне шулкадәр еш алдаулары, пенсионерларны телефон аша нинди юллар белән алдаулары, мошенникны ничек танырга, өлкән яшьтәге кешеләргә алданмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.