Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар беренче тапкыр инвалидлар һәм авыр һәм күпсанлы үсеш бозулары булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Мөмкинлекләр фестивале» республика чемпионатында катнаштылар.
Янгын-коткару бүлегенә экскурсия – балаларга янгын сүндерү һөнәренең мөһимлеге турында сөйләү генә түгел, ә аларны көнкүрештә куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләренә өйрәтү өчен бик яхшы ысул. Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Апас районының янгынга каршы хезмәт отрядының Убей авылын саклау буенча аерым постында булдылар.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 9 май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
2024 елның 5 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Түбән Новгород өлкәсендә Социаль үзгәрешләр лидерларының уникаль халыкара инклюзив форумы узачак. Бөтен Россиядән һәм Беларусь Республикасыннан 300 актив катнашучы дүрт көн эчендә тулы социаль яки социаль-эшкуарлык проектлары булдырачак һәм аларны үз төбәкләрендә гамәлгә ашырачак.
Җиңү көне алдыннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Хәрби дан музеенда булдылар. Музей хезмәткәре Екатерина Данилова кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен ата-аналар көче белән кулинар мастер-класс оештырылды. Резеда Мөнәвир кызы һәм Гүзәл Хасият кызы, хезмәт буенча инструктор катнашында, татар милли ризыгы әзерләү серләрен ачтылар.
«Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә удмурт милли традицияләре белән танышу буенча чаралар циклы узды.
2 майда «Пульс» волонтерлар отрядының 15 әгъзасы «Түбән Кама термалары» үзәгендә булды. Геронтоволонтерлар өчен бушлай экскурсия гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында грант ярдәме алган «Яхшы ярдәмче» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Россиядә ел саен «Язгы игелек атнасы» акциясе үткәрелә.
Акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моренов Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.