Бергә атлау күңелле: социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә ничек булышалар

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бер ел элек Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 1 төркем күрү буенча инвалид, пенсионер Василә Габдул кызы мөрәҗәгать итә. Ул күзләренә дүрт операция кичерә, ләкин күрү сәләте яхшырмый.

Озак вакытлы карау системасы кысаларында ул социаль хезмәтләр ала башлый. Көн саен ике тапкыр аның янына социаль хезмәткәр килә.

Василә Габдул кызының һәм аның социаль хезмәткәренең уртак шөгыльләре күп. Эш арасында төрле яңалыклар турында фикер алышалар яки Василә Габдулла кызы үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Социаль хезмәткәр тырышлыгы белән Василә апа үзен ялгыз хис итми, аның тормышы, күрү проблемаларына карамастан, мәгънә һәм якты хисләр белән тулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International