Минзәләдә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрделәр

2024 елның 3 мае, җомга

Минзәлә муниципаль районы Мәдәни мирас йорты базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү буенча белгече аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен дәрес үткәрде. Чара «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыру технологиясе кысаларында оештырылды.

Дәрес төркем формасында узды. Тыңлаучыларга аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны күчерү, йортта урын оештыру, профилактик чаралар үткәрү эргономикасы нигезләре турында сөйләделәр. Белгеч тернәкләндерүнең техник чараларын күрсәтте. Шулай ук белгеч ашату, абсорбцияләү, кием-салымны алыштыру турындагы сорауларга җавап бирде.

Дәрестә 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International