Өмә оештыруның максаты – урманнарда, торак массивларда уңай санитар-экологик хәл тудыру, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар якындагы урман территориясен җыештырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар еш кына урманда булалар: кыш көне чаңгыда шуалар, ә җәй көне скандинав йөреше белән шөгыльләнәләр, дару үләннәре җыялар һәм саф урман һавасыннан ләззәтләнәләр. Шимбә көнне өлкәннәр урманда чүп-чар җыйдылар.