«Җылы йорт» приютында Кайбыч районы социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2024 елның 3 мае, җомга

Кайбыч районы социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы Чүпрәле районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында узды. Чарада «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ралия Шәрәфиева һәм Динара Аллаярова, приют коллективы, шулай ук приют тәрбияләнүчесенең законлы вәкиле катнашты.

«Җылы йорт» приютында Кайбыч районының бер балигъ булмаган бала социаль тернәкләнү уза. Утырышта социаль учреждениедә яшәүче балигъ булмаган баланың киләчәк тормышы турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл артында анализ үткәрделәр, приютта тәрбияләнүче белән тернәкләндерү эшенең динамикасын билгеләделәр.

Балигъ булмаган баланың әнисен дә тыңладылар. Ул бала белән элемтәдә тора, социаль приют һәм район профилактика ведомстволары вәкилләре белән хезмәттәшлек итә.

Утырышта катнашучылар гаиләләрне тернәкләндерүдә уңай динамиканы, эш срокларын үтәүне һәм гаиләләрне социаль яктан начар хәлдән чыгару буенча «юл картасын» үтәүне билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International