«Өмет чаткысы» үзәгендә ата-аналар җыелышында эшкә урнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 3 мае, җомга

Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Чарада чакырылган кунаклар сыйфатында Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты.

Мәшгульлек үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм чаралары, хезмәт базарында актуаль вакансияләр турында сөйләделәр. Алар билгеләп үткәнчә, декрет ялында булган ата-аналар эшкә урнашу яки эшчәнлек өлкәсен үзгәртү өчен өстәмә һөнәри белем ала ала. Шулай ук җыелышта катнашучылар вакансияләр эзләүне җиңеләйтә торган мәгълүмати технологияләр, аерым алганда, «Россия эше» порталы һәм җәйге вакытта балаларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында белделәр.

Ата-аналар бик күп файдалы мәгълүмат, үз сорауларына җавап алдылар һәм мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International