30 майда 11:00 сәгатьтә Казандагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Чара шулай ук 2023–2024 елларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган.
28 майда Татарстан Республикасының хезмәт базары мәсьәләләре буенча Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Ютазы муниципаль районнарының эре предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды.
Бүген Татарстанда эш эзләүче кеше республика буенча уртача 14 вакансия арасыннан сайлый ала. Эшче көчкә хәзерге ихтыяҗ 54 179 вакансия, бу икътисадның реаль секторының тотрыклы эшләвен һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек яңа эш урыннары булдыруны күрсәтә.
Җылы кояшлы көннәр килү белән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре саф һавада чаралар оештыралар.
28 майда Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Клуб эшчәнлеге аша гаиләләрнең бәйле әгъзалары белән психологик эш» дигән темага стажировка мәйданчыгы булып узды. Чарада Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» ХСХКҮ, Сарман районының «Шәфкать» ХСХКҮ һәм Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре катнашты.
Социаль хезмәткәр Энҗе Гөбәйдуллина ире Илгиз һәм аның әти-әнисе белән гаилә агачын төзегән. Гөбәйдуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында яши.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара инвалид балаларның ата-аналары өчен мәгариф һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бәхетле гаиләнең гади серләре» рубрикасын оештырды. Үзәк белгечләре мәхәббәт һәм тырышлык, гаилә бәхете үрнәге булган күпбалалы гаиләләрнең тарихлары белән уртаклашалар.
Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече өлкән яшьтәге гражданнар белән актив озын гомерлелек принципларын һәм «Бармак гимнастикасы» технологиясен тормышка ашыру кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрүен дәвам итә.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Өченче планетаның сере» дигән виртуаль экскурсия үткәрелде. Чараның максаты – космосны өйрәнүгә танып белү кызыксынуын формалаштыру.