Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара инвалид балаларның ата-аналары өчен мәгариф һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.
Катнашучыларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр, өстәмә уку йортлары исемлеген игълан иттеләр. Ата-аналар үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен махсус адаптацияләнгән программалар турында күп сораулар бирделәр. Белгечләр өйдә укыту кебек программаларны ничек алырга икәнен этаплап аңлаттылар.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында мондый чаралар айның һәр соңгы сишәмбесендә үткәрелә. Чараларда катнашу өчен 8 (8553) 32-50-32 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.