Бәхетле гаиләнең гади серләре

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бәхетле гаиләнең гади серләре» рубрикасын оештырды. Үзәк белгечләре мәхәббәт һәм тырышлык, гаилә бәхете үрнәге булган күпбалалы гаиләләрнең тарихлары белән уртаклашалар.

Чираттагы хикәя Ямалетдиновлар–Латыйповлар гаиләсенә багышланган. Гаилә 2009 елның 13 гыйнварында оешкан. Лилия Латыйпова һәм Госман Ямалетдинов биш бала тәрбиялиләр. Гаилә бик дус, тырыш, бары тик уңай яктан гына характерлана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Гаиләдә һәр балага бертигез яхшы карыйлар. Ата-аналар балаларының мәнфәгатьләрен хөрмәт итәләр, аларның омтылышларын үстерәләр, иҗади башлангычларын һәм районның иҗтимагый тормышында катнашуларын хуплыйлар. Ямалетдиновлар–Латыйповлар гаиләсендә үзара хөрмәт, ышанычлы аралашу һәм ярдәм хөкем сөрә. Барысы да бер-берсенә ярдәм итә.

Гаилә традицияләре – балаларны тәрбияләүнең нигезе. Буа районы гаиләсенең үз традицияләре бар. Мәсәлән, һәр ял көннәрендә, һава торышына һәм ел фасылына карамастан, Лилия һәм Госман үз балалары белән урманда йөрү оештыралар. Җәй көне гаиләнең яраткан ялы булып велосипедта һәм роликларда, ә кышкы чорда чаңгыда һәм тауларда шуу тора. Ата-аналар сәламәт һәм спортчан балалар тәрбияләргә тырышалар, аларны бер-берсенең мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә һәм үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International