28 майда Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Клуб эшчәнлеге аша гаиләләрнең бәйле әгъзалары белән психологик эш» дигән темага стажировка мәйданчыгы булып узды. Чарада Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» ХСХКҮ, Сарман районының «Шәфкать» ХСХКҮ һәм Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре катнашты.
Мәйданчык эшендә үзәк психологы Дарья Кобзева бәйлелек төрләре, аларның барлыкка килү сәбәпләре, бәйлелекләрнең кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләренә йогынтысы турында сөйләде, дәвалау ысуллары белән таныштырды. Психолог Наталья Емельянова гаиләләрнең бәйле әгъзалары белән клуб эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Психолог Гүзәл Минһаҗева үткәргән мастер-класс бәйлелек белән интегүче кешеләр белән эшләүнең төп техникасы белән танышуга юнәлдерелгән иде. Ул быел аерым игътибар бирелә торган гаиләнең кыйммәтләрен ачарга мөмкинлек бирде.
Эш барышында катнашучылар динамик күнегүләрне кертүнең «Якын кешеләр» клубының аерылгысыз өлеше булуын да белделәр. Моны үзләрендә тояр өчен, алар бик эмоциональ һәм актив рәвештә «Кер юу машинасы» күнегүен үттеләр, бу аларга кирәкле уңай ресурслар бирде. Шулай ук «Сәламәтләнү агачы» арт-терапевтик күнегүен башкардылар.
Чара катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.