«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән танып белү дәресе үткәрделәр

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Өченче планетаның сере» дигән виртуаль экскурсия үткәрелде. Чараның максаты – космосны өйрәнүгә танып белү кызыксынуын формалаштыру.

Дәрес космос һәм йолдызлар турында сораштырудан башланды. Йолдызларга якынрак карарга дип, тәрбияче Виктор Лифанов балаларга Кояш системасына виртуаль экскурсия ясарга тәкъдим итте. Балалар планеталар турында кызыклы фактлар белделәр, Җир планетасының макеты белән таныштылар, уен формасында өченче планетаның серләрен өйрәнделәр. Фәнни-технологик үсешнең заманча предметлары ярдәмендә яшь сәяхәтчеләр планетарийга бардылар, мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенең яңа мөмкинлекләрен ачтылар, фән һәм техника арасында өзелмәс бәйләнеш урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International