ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.

17 июльдә «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды комплексы базасында «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» темасына әңгәмә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәткәрләр «Уен терапиясе» технологиясе буенча эшне дәвам итәләр.

17 июльдә «Калейдоскоп» программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм реабилитантларда зарарлы һәм файдалы туклану продуктлары, дөрес туклануның сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллаулар формалаштыру максатында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Продуктларны классификацияләү. Файдалы һәм зарарлы продуктлар» дигән дәрес үткәрделәр.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Бүген Татарстан башкаласында «Әниләр медиада» федераль белем бирү проектын тәкъдир итү булды. Ул «Диалог Регионы» АКБО тарафыннан, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, Россиядә Гаилә елы кысаларында эшләнгән.

«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Клавдия Пушканова, Нина Балякаева һәм социаль хезмәткәр Юлия Глонина – каратаи этнографик төркеме вәкилләре.

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучылар һәм «көмеш» волонтерлар өчен күчмә чара оештырдылар.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Валентина Павлованы 88 яше белән котладылар. Аны учреждениедә бик кадерлиләр. Ул «көмеш» волонтер, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең актив катнашучысы, шат күңелле, позитив кеше, башка социаль хезмәт алучыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

16 июльдә Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гаилә саклагычы ясау буенча мастер-класс узды. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм Россиядә Гаилә елына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International