Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәткәрләр «Уен терапиясе» технологиясе буенча эшне дәвам итәләр.
Уеннар социаль хезмәт алучыларның дөньяга карашын киңәйтә, коммуникатив күнекмәләрне торгызырга, депрессиядән чыгарга, тормыш тонусын кайтарырга ярдәм итә. Шулай ук уеннар аек акыл сакларга ярдәм итә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик халәтенә бик уңай йогынты ясый.