16 июльдә Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гаилә саклагычы ясау буенча мастер-класс узды. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм Россиядә Гаилә елына багышланган.
Камырдан ясау техникасында социаль хезмәтләр алучылар оригиналь саклагычлар ясадылар. Мондый эш организмга уңай йогынты ясый, үз-үзеңне югары бәяләүне арттыра.