Казанда традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү турында фикер алыштылар

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдә «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды комплексы базасында «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» темасына әңгәмә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

Секциядә катнашучылар гаиләләрне ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, үсеп килүче буында якыннарга, ата-бабаларга, табигатькә, спортка мәхәббәт тәрбияләү эшендәге уңышлары һәм инициативалары турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы СО КБО VI Республика форумы эшли башлавы турында игълан итте. Форумның секция утырышлары июль–сентябрь айларында узачак, пленар утырыш 2024 елның 24 сентябрендә планлаштырыла.

Фото авторы: ТР Иҗтимагый палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International