«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Клавдия Пушканова, Нина Балякаева һәм социаль хезмәткәр Юлия Глонина – каратаи этнографик төркеме вәкилләре.
Кама Тамагы районының Мордва Каратае авылында традиция бар: бәйрәмнәрдә генә киенгән матур күлмәкләрен киеп, бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлар җырлыйлар, милли ризыклар әзерлиләр һәм уртак мәҗлесләр оештыралар.
Бүген социаль хезмәтләр алучылар матур милли костюмнарда Петр көнен бәйрәм итүне сәхнәләштерделәр.
