«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.
Теләче районында 2024 елда 1 100 кешене чаралар белән колачларга планлаштыралар, шул исәптән диспансерлаштыру узу өчен – 420 кешене. Бүгенгә медицина учреждениеләренә 666 кеше китерелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны медицина учреждениеләренә Теләче район үзәк хастаханәсе белән килештерелгән график буенча бушлай китерәләр.