Татарстанда «Әниләр медиада» проекты старт алачак

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында «Әниләр медиада» федераль белем бирү проектын тәкъдир итү булды. Ул «Диалог Регионы» АКБО тарафыннан, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, Россиядә Гаилә елы кысаларында эшләнгән.

Проект гуманитар өлкәдә белеме яки эш тәҗрибәсе булган, үзләренең һөнәри һәм иҗади потенциалын тормышка ашырырга теләгән балалы хатын-кызларга юнәлдерелгән.

Укудан соң хатын-кызлар хакимият органнарында стажировка уза алачак. Шулай ук аларга массакүләм мәгълүмат чараларында һәм республика һәм муниципаль хакимият органнарының матбугат хезмәтләрендә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтеләчәк.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова медиасфераның квалификацияле кадрларга ихтыяҗы зур булуын билгеләп үтте.

«Бүген Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча ялда 40 мең хатын-кыз бар. Бу вакыт эчендә тармак һәм һөнәр алга китә, хатын-кыз һөнәри планда нидер югалта. Без бүген тәкъдим итә торган проект яңа белемнәр белән һөнәргә кайтырга, үзеңне ана булуда гына түгел, хезмәт эшчәнлегендә дә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», – диде Эльмира Зарипова.

2019 елдан Россиядә «Демография» милли проекты гамәлгә ашырыла. Милли проект кысаларында бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар һөнәри яңадан әзерлек һәм яңадан укыту узарга мөмкин. «Демография» милли проектының һәр икенче катнашучысы – я декрет ялында булган, я 7 яшькә кадәр бала тәрбияләгән хатын-кызлар.

«Әниләр медиада» программасы буенча укулар инде 12 августта башлана. Катнашуга гаризаны 7 августка кадәр бирергә мөмкин. Моның өчен проектның рәсми сайтында форманы тутырырга кирәк: https://мамы-в-медиа.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International