17 июльдә «Калейдоскоп» программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм реабилитантларда зарарлы һәм файдалы туклану продуктлары, дөрес туклануның сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллаулар формалаштыру максатында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Продуктларны классификацияләү. Файдалы һәм зарарлы продуктлар» дигән дәрес үткәрделәр.
Яшьләр газлы эчемлек һәм чипсларның организмга нинди йогынты ясавын белде. Алар өчен шулай ук җиләк-җимеш десерты әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Практик биремнәрне үтәү алган белемнәрне яхшырак истә калдырырга һәм ныгытырга ярдәм итә.