ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

25 июньдә, ачык ишекләр көнендә, Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенә «Әкият» балалар үзәгеннән кунаклар килде.

24 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы узды. Чара балаларда ватанпәрвәрлек, туган илгә һәм аның тарихына хөрмәт хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Эш бирүчеләр белән тиз әңгәмәләр, һөнәри юнәлеш бирү тестлары узу, үз эшеңне ачу, ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту буенча консультацияләр алу мөмкинлеге – бу Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе биргәннең бик аз өлеше генә. Вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

24–25 июньдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Ломоносов» кластеры территориясендә «Надежда на технологии» IX тернәкләндерү индустриясе һәм универсаль дизайнның милли форумын үткәрә.

Гаилә елын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында 11–21 июнь көнне «Балалар һәм яшүсмерләр белән коррекция эшенең психологик-педагогик аспектлары» программасы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре укытылды.

Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Солдатка хат» акциясе узды. Аның максаты – үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык тәрбияләү һәм батырлык, бурыч һәм намус турында күзаллау формалаштыру.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре тегү фабрикасында булдылар.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гаиләм һөнәрләре» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курс үтүче балалар катнашты. Конкурс Россиядә Гаилә елына багышланган.

21 июньдә «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәт алучыларына бардылар. Гаилә пары игътибарына Б. Васильевның «А зори здесь тихие» әсәре мотивлары буенча тамаша тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International