Үз-үзеңә кул салуны профилактикалау программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова куркыныч янаган төркемгә керүче балигъ булмаганнар белән «Позитивта тормыш» акциясе үткәрде.
Акция барышында балалар «Мин һәм минем кыйммәтләрем» темасына тренинг дәресендә катнаштылар, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү ысулларын өйрәнделәр, шулай ук кәефне күтәрү ысуллары белән уртаклаштылар.
Дәрес азагында яшүсмерләргә коллаж төзергә тәкъдим иттеләр. Балалар уңай кәефнең сәламәтлекне һәм психологик халәтне саклау өчен кирәклеген билгеләделәр.