Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дискуссия сәгате узды

2024 елның 2 августы, җомга

1 август көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Хокук дәресләре – тормыш дәресләре» дигән темага дискуссия сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнар арасында хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү аша яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.

Дискуссия сәгате барышында балалар көндәлек тормышта үз хокукларын кайда гамәлгә ашыруларын, шул ук вакытта аларның нинди бурычлары барлыгын, ни өчен җаваплы булуларын ачыкларга тырыштылар. Катнашучылар мәсьәләнең мөһимлеген аңласыннар өчен, социаль педагог хокук бозулар һәм җаваплылык төрләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук конкрет хокук бозу очракларын һәм мисалларын карадылар һәм аларны квалификацияләделәр.

Катнашучылар сорауларга актив җавап бирделәр, хокукый ситуацияләрне чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International