«Игелекле йөрәк» үзәге хәрбиләргә ярдәм күрсәтә

2024 елның 2 августы, җомга

Чирмешән районындагы «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясыйлар. Мондый шәмнәр солдатларга аяк киемен киптерергә, су, ризык җылытырга һәм хәтта кечкенә землянканы җылытырга булыша.

Шулай ук социаль учреждение хезмәткәрләре хәрбиләр окопларны һәм техниканы каплый торган маскировка челтәрләре үрәләр.

«Игелекле йөрәк» үзәге район хәрбиләреннән һәрдаим рәхмәт сүзләре ишетеп тора. Учреждениедә чыннан да игелекле йөрәкле кешеләр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International