«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр өчен кырга экскурсия оештырдылар

2024 елның 2 августы, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында иген кырына экскурсия ясадылар, анда урып-җыю вакытында авыл хуҗалыгы техникасын күрделәр. Балалар әлеге зур машиналар белән идарә итүче комбайнчылар эше белән таныштылар. Балаларга кабинада утырырга һәм үзләрен комбайнчы ярдәмчесе итеп хис итәргә рөхсәт ителде.

Алдагы этап запас частьләр складына бару булды, анда склад мөдире һәр техниканың детальләре турында җентекләп сөйләде һәм күрсәтте. Балалар шулай ук ягулык салу пунктында булдылар.

Экскурсия барышында балалар төрле сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International