Сукырларны социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Дуслар очрашуы» слетында булдылар

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

30 июльдән 2 августка кадәр Тукай районының «Урман әкияте» ял базасында күрү буенча инвалидларның «Арго дуслары очрашуы – 2024» унынчы төбәкара ачык инклюзив тернәкләндерү слеты булып узды. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан, Мәскәүдән һәм Ижаудан 40 тан артык катнашучы җыелды.

Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре төрле конкурслар һәм уеннарны оештыручылар сыйфатында катнаштылар.

Өч көн дәвамында слетта катнашучылар таныштылар, музыкаль викторина, интеллектуаль уен уйнадылар, арт-терапевтик тренингта катнаштылар, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә булдылар, анда батутта сикерүдә үзләрен сынап карадылар һәм экология музеенда хайваннарның күләмле макеты белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International