Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан 2024 елның апреленнән июненә кадәр «Тормышны кадерлим» фонды программасында катнашучыларны билгеләү өчен «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» Россия Федерациясе субъектларының инновацион социаль проектларын (чаралар комплексларын) сайлап алу конкурсы үткәрелде.
Конкурска Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге 17 органыннан гаризалар килде.
Россия Федерациясенең 15 субъектында региональ чаралар комплексын үтәү инвалид балалар тәрбияләүче 17 меңнән артык гаиләгә нәтиҗәле технологияләр кулланып ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Финанс ярдәме алу хокукына ия булган инновацион социаль проектлар (чаралар комплекслары) исемлегенә шулай ук Татарстан Республикасы да керде. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан бирелә торган грантның суммасы 16 227 999,80 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаиләм» программасы кысаларында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы чараларын 2024 елның июленнән 2025 елның декабренә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыруда төп катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (катнашучы-координатор) һәм аның карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре бар.
Региональ чаралар комплексын түбәндәге муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында гамәлгә ашыру планлаштырыла: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Чистай, Ютазы муниципаль районнары, Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре.
Региональ чаралар комплексы чаралары инвалид балалар тәрбияләүче кимендә 1 620 гаиләне колачларга мөмкинлек бирәчәк.