ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

23 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халыкара Олимпия көне» түгәрәк өстәле һәм спорт бәйрәме узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Яр Чаллыда «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен иппотерапия буенча хәйрия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чаралар «Татнефть» ГАҖнең тулы ярдәме белән «Кентавр» ат спорты мәктәбе базасында уза.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Терри Джой» балалар бәйрәмнәре студиясе һәм Казаннан «Bite Media» реклама агентлыгы волонтерларын каршы алдылар.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Алан авыл җирлегенең мәктәп яны лагеры базасында дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрнең патриотик аңын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.


22
июнь, 2024 ел
шимбә

Хәтер һәм кайгы көненә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар узды. Тәрбияче Ксения Хваткова үткәргән мәгълүмать сәгатьтән башладылар.


21
июнь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Алабугада 20 июньдә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.

2024 елда Балык Бистәсе районындагы «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оешуга 25 ел тулуын билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International