Наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлекчәләре белгечләре укулар узды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Казанда «Психоактив матдәләр кулланучыларны социаль тернәкләндерүнең индивидуаль программасын эшләү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Уку практик юнәлешле иде. Тыңлаучылар реаль ситуацияләрне модельләштерделәр, оптималь чишелешләр эзләделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның индивидуаль тернәкләндерү программаларын төзегәндә һәм гамәлгә ашырганда кулланылачак заманча технологияләр, алымнар һәм методикалар өйрәнелде.

Уку вакытында социаль хезмәтләр алучылар белән алга таба эшләү өчен кыйммәтле белем һәм материал багажы алынды. Барлык тыңлаучылар да тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International