ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

1 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм бурычларын өйрәнү буенча дәрес узды.

Бүген «Татаркино»ның Яр Чаллы филиалы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегеннән кунакларны каршы алды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сугыш ветераннары көненә багышланган чара узды. Программага тарихи сәгать һәм тематик ребуслар чишү кертелгән иде. Тәрбияче Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларга илебез гражданнарына үз ирекләрен якларга һәм тышкы дошманнар белән көрәшергә туры килгән фаҗигале вакыйгалар турында искә төшерде. 

26–27 июньдә Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган ике көнлек семинар-киңәшмә узды. Социаль өлкәнең төрле учреждениеләре белгечләре катнашындагы чарада 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясалды.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес үткәрделәр.


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Озак еллар Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Нурия Газизова һәм Равил Камалетдиновның гаиләсе социаль хезмәт ала. Әбигә 66 яшь, ул балачактан 1 төркем инвалид. Авыруына карамастан, Нурия Газизова бик аралашучан, аның күп танышлары бар. 2 төркем ялгыз инвалид Равил Камалетдинов белән дә аны дусты таныштыра.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.

28 июньдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында социаль учреждениеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның коммуникатив потенциалын арттыру технологияләре» темасына чираттагы стажировка мәйданчыгы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International