Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен ел саен үткәрелә торган «Тиздән мәктәпкә» бәйрәме уздырылды. Балалар мәктәп темасына конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, туган якка мәхәббәт һәм Россия һәм Татарстан символикасы турында сөйләштеләр.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү буенча эш дәвам итә.
Бүген Министрлыкта булачак VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле мәсьәләләр буенча территориаль органнар һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
10 августта Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт чараларында катнашу социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтә.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-ананың эмоциональ сәламәтлеге» программасын сынау дәвам итә. Ул социаль адаптациядә кыенлыклар белән очрашкан балалар белән үзара хезмәттәшлекнең адекват һәм нәтиҗәле формаларына өйрәтүгә юнәлдерелгән. Программа Россиядә Гаилә елы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа технология керттеләр – социаль хезмәт алучылар ясалма ротангтан кашпо үрергә өйрәнәләр.
Инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче «Старость в радость» хәйрия фонды вәкилләре «Хат язышу» программасын дәвам итәләр.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы социаль хезмәт алучылар белән «Үз язмышыңны сындырма» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуның максаты – наркомания һәм психоактив матдәләр куллану белән бәйле куркынычлар турында хәбәрдарлыкны арттыру.