Әлмәт районында өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2024 елның 9 августы, җомга

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә. 8 августка 1 205 кеше китерелгән, шуларның 1 160 – диспансерлаштыру узу өчен.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар, диспансерлаштыру, вакциналаштыру, профилактик медицина тикшерүе узу, тиешле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлеге булуга шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International