Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында чара узды. 53 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләр алды.
Акция аз керемле, күпбалалы гаиләләргә генә түгел, МХОда катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Традиция буенча акциядә депутатлар, районның бюджет учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Алар балаларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар һәм мәктәптә дәресләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үзәк карамагындагыларга канцелярия товарлары өләштеләр.
Район мәдәният йорты артистлары бәйрәм рухын тудырды.