«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән очрашу узды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында ата-аналар өчен «Сөйләмне хәрәкәт аша үстерү» дәресе үткәрелде. Укытучы-логопед Светлана Смирнова ата-аналарга сөйләм үсеше процессында хәрәкәтнең әһәмияте турында сөйләде.

Белгеч шулай ук коррекцион йөрү төрләрен, координациягә күнегүләр күрсәтте. Сөйләмнең формалашуы кул бармакларының хәрәкәте үсеше белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә эре һәм вак моториканы үстерү күнегүләренә, шулай ук артикуляцион күнегүләргә һәм фонацион сулыш алуга игътибар бирделәр.

Дәрес ахырында белгеч ата-аналарны кызыксындырган балаларның сәламәтлеге турындагы сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International