Кайбыч районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды. Ул ел саен үткәрелә. Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәрвакыт чара үткәрүдә катнашалар.

Акциянең максаты – күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм МХО катнашучылары балаларына, шулай ук Россиянең яңа төбәкләреннән килгән балаларга уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү.

Быел Кайбыч районында беренче сыйныфка 76 бала бара. Акция белән 200дән артык балигъ булмаган бала колачланды. Балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләргә бик шатландылар. Чара азагында акциядә катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International