«Наз» үзәгендә объектны террорчылыктан саклау буенча өйрәнүләр узды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Учреждение хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен саклау максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә объектның террорчылыктан саклануы буенча тренировка уздырдылар. Өйрәнүләр вакытында директор урынбасары Лилия Гарипова «Террорчылыкка каршы чаралар» темасына лекция укыды. Практик өлештә террорчылык акты куркынычы булганда персоналның үз-үзен тоту күнекмәләре кабатланды.

Үзәк хезмәткәрләренең күнегүләр үткәргәндә гамәлләре эзлекле һәм инструкцияләргә туры килә иде. Куелган бурычлар үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International