Казанда коляскаларда биергә өйрәтү буенча мастер-класс узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

23‒25 август көннәрендә Коляскаларда спорт биюләре федерациясе Казанда коляскаларда биергә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрде. «Коляскада бию әлифбасы. Тернәкләндерү. Спорт. Һөнәр» программасы буенча мастер-класс Президент грантлары фонды ярдәме белән узды.

Семинар-тренингта «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге студиясе биючеләре катнашты. Алар түбәндәге темалар буенча белем һәм күнекмәләр алдылар: коляскада биюченең коляска белән идарә итүне үзләштерүнең база техникасы, «комби» партнерларының үзара бәйләнеш техникасы, дуэтта партнерларның техникасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International