Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Беслан сагышы кайтавазы» акциясе узды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева «Волонтер» үзәге яшьләре белән берлектә «Беслан кайгысы кайтавазы» акциясен оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Педагог видеоролик ярдәмендә балаларга 20 ел элек Бесланда булган фаҗига турында сөйләде. Күпләр яшь булу сәбәпле бу фаҗига турында беренче тапкыр ишеттеләр.

Чара шәһәр халкына «Террорчылык куркынычы» буклетлары тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International