Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурста катнашу өчен учреждение оештыру комитетына гариза җибәрә. Видеода берничә социаль хезмәт алучы катнаша ала.
Видеога таләпләр:
- стиль – ирекле;
- видео форматы – mp4, wmv, mov, avi;
- видеоның максималь озынлыгы 5 минуттан артык түгел;
- видеороликны монтажлаганда һәм төшергәндә махсус программалар һәм инструментлар кулланырга була;
- социаль хезмәт алучылар видеоролик жанрын үзләре билгели (интервью, репортаж, мәгълүмати, уен, документаль видеоклип);
- видеода слайд-шоу рәвешендә фотолар куллану тыела;
- видеороликта катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм учреждение исеме булырга тиеш;
- видеороликның эчтәлеге Россия Федерациясе законнарына каршы килергә тиеш түгел. Реклама характерындагы, әдәпсез яки рәнҗетүче, шулай ук конкурс темасына туры килмәгән яки элек конкурста катнашкан видеороликлар кабул ителми.
Гаризалар һәм видеороликлар 2024 елның 23 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә.
Гариза һәм видео rrc.org@bk.ru электрон почта адресына җибәрелә («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән).
Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 каб. адресы буенча, 598-31-96 телефоны яки rrc.org@bk.ru e-mail адресы буенча («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән) консультация алырга мөмкин.