Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга муниципаль районы буенча идарәсендә экскурсиядә булдылар.
Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гүзәл Минһаҗева «Ләкләк көтәбез» клубында катнашучылар арасында тренинг дәресе үткәрде. Очрашуның темасы – «Мин һәм минем балам».
6 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алтучы алты бала арасында шәхесара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсы кысаларында «Үзенә үзе тынычлык урнаштыручы» дәресе үткәрде.
Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 7 августта балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Игелекле эшләр көне» ведомствоара уен программасы.
Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә баруларын дәвам итәләр.
Россиядә Гаилә елы Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны истәлекле панно ясарга рухландырды.
8 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Сәламәт хатын-кыз – әни булуга юл» дигән әңгәмә үткәрде.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү, мохтаҗларга ярдәм итү юлы белән әхлак тәрбияләү максатында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова «Ярдәм кулы суз» акциясе үткәрде.
Мамадыш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. Диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләренең максаты – кешеләрнең үлем һәм инвалидлык очракларының төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны иртәрәк ачыклау.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы гамәлгә ашырыла башлады.