«Астра»да тәрбияләнүчеләр ГТХМ идарәсендә экскурсиядә булдылар

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга муниципаль районы буенча идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Янгын сүндерүчеләр янгын чыгуны булдырмау өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, янгын вакытында ничек эш итәргә һәм башка кешеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучыларга ашыгыч хезмәт номерларын искә төшерделәр. Тәрбияләнүчеләрне беренчел янгын сүндерү чаралары һәм техник җиһазлар белән таныштырдылар.

Ахырда тернәкләндерүчеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшләр белән белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International