Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа полиграфия продукциясе әзерләү буенча хезмәт остаханәсендә һөнәри күнекмәләр формалаштыру юлы белән социаль интеграциягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Программаны гамәлгә ашыру кысаларында бүлектә тәрбияләнүчеләр полиграфия нигезләре белән танышачаклар, басма продукция әзерләүнең төп процессларын өйрәнәчәкләр. Бу социаль хезмәтләр алучыларга текст һәм график редакторларда, махсус полиграфия җиһазларында эшләү күнекмәләренә ия булырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, һөнәр нигезләрен үзләштерергә һәм социумга уңышлы җайлашу өчен өстәмә компетенцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.
6 августта беренче кереш дәрес булды, анда полиграфия процессларының төп төрләре, эш урынын әзерләү кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук остаханәдә эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үттеләр.