Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү, мохтаҗларга ярдәм итү юлы белән әхлак тәрбияләү максатында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова «Ярдәм кулы суз» акциясе үткәрде.
Балалар Анна Степановнага йорт яны участогын җыештыруда ярдәм иттеләр. Эш фронты аз булмаса да, балалар бердәм һәм бергәләп эшләү нәтиҗәсендә тиз арада уңышка ирештеләр. Башкарылган эшләрдән соң балалар Анна Степановнадан игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Балаларның ярдәме өлкәннәрнең кәефен күтәрә, иртәгесе көнгә ышаныч уята.