ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2024 ел
җомга

Әтнә муниципаль районында яңа уку елы алдыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Татарстанда бу акция 18 нче тапкыр узачак. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга, аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү максатында үткәрелә.

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә. 8 августка 1 205 кеше китерелгән, шуларның 1 160 – диспансерлаштыру узу өчен.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр терлекчелек фермасындагы йорт хайваннары тормышы, фермада эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән танышу максатыннан Яңа Ибрай авылының терлекчелек фермасына юл тоттылар.

8 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Наталья Емельянова балалар өчен эмоциональ үз-үзеңне көйләү дәресе үткәрде. Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча «Мин куркынычсызлыкта» курсы кысаларында балалар тискәре хис-кичерешләрне җиңәргә ярдәм итүче катлаулы булмаган техникаларны өйрәнделәр.

Үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү, ватандашларыбызның каһарманлыгы турында белемнәр формалаштыру максатында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Җылы сәлам» дәресе үткәрде.

Россиядә Гаилә елы кысаларында 7 августта Биектау районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева һәм «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мастер-класс форматында кулинария дәресе үткәрделәр. Көндезге тору төркемендә катнашучылар белән пылау әзерләделәр.


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Имин каникуллар» акциясе кысаларында Чистай электр челтәрләренең «Сетевая компания» АҖ филиалы хезмәткәрләре Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән уеннар, табышмаклар, мультфильмнар һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар белән чара уздырдылар.

Кукмара районыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар куелган бурычларны намус белән үтиләр.

8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шахмат буенча «Җиңәргә вакыт» турниры узды. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында спортның интеллектуаль төрләрен һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бергәләп яхшылык эшлибез» дигән акция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International