Арча районында балалар белән профилактик чара үткәрелде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә баруларын дәвам итәләр.

Чираттагы чара барышында социаль педагог һәм социаль эш буенча белгеч «Ата-аналар җинаятьчелексез, көч кулланусыз һәм наркотикларсыз дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге белән берлектә «Антибуллинг. Эзәрлекләүләргә каршы тору өчен нәрсәне белү мөһим?» дигән темага дәрес үткәрделәр. Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга Интернетта эзәрлекләүләр, агрессив тәртип турында кыска метражлы гыйбрәтле видеоролик карау тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International