Мамадыш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. Диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләренең максаты – кешеләрнең үлем һәм инвалидлык очракларының төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны иртәрәк ачыклау.
2024 елда 1 513 кешене илтү планлаштырылган. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге медицина учреждениеләренә 1 160 өлкән яшьтәге кешене китергән инде.