Түбән Каманың «Шәфкат» үзәге карамагындагылар бергәләп эшләргә өйрәнгәннәр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

6 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алтучы алты бала арасында шәхесара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсы кысаларында «Үзенә үзе тынычлык урнаштыручы» дәресе үткәрде.

Балалар бергәләп эшләргә, ярдәм сорарга һәм үзләре ярдәм итәргә өйрәнергә ярдәм иткән күнегүләр ясадылар.

Һәр катнашучы үзен тирәнрәк белсен һәм алга таба конфликтсыз аралашу ысулларын куллансын өчен, чара ахырында психолог барысына да «Минем ышаныч телефоны» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International