МХО катнашучыларның гаиләләренә алар нинди ярдәмгә өмет итә алулары турында сөйлиләр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Кукмара районыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар куелган бурычларны намус белән үтиләр.

Шушы көннәрдә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Көмеш яшь» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Нурия Закирова бер хәрби хезмәткәрнең әнисе янына бардылар. Аңа МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары нинди ярдәм чараларына өмет итә алуы турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук хатын-кызга эмоциональ ярдәм күрсәттеләр һәм улын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Хәрби хезмәткәрнең әнисе үзе дә волонтерлык хәрәкәтендә катнаша, МХО катнашучыларга хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International