Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бергәләп яхшылык эшлибез» дигән акция уздырды.
Алгы сызыкта Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчылар өчен аларның әниләре ышанычлы тыл булып тора. Бу көчле хатын-кызлар, борчылуларына карамастан, Ватанны саклаучыларның рухын һәрьяклап сакларга тырышалап. Акция барышында комплекслы үзәк белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең аналарына азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Белгечләр хәрби бурычларын намус белән үтәүче патриотлар тәрбияләгән аналарга рәхмәт белдерделәр.